Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә оешма хезмәткәрләренең психоэмоциональ киеренкелекләрен киметү максатыннан «Стресс белән көрәшергә өйрәнәбез» дигән семинар-практикум үткәрелде.
Семинар эшендә педагогия һәм медицина персоналы катнашты. Семинарның теоретик өлешендә катнашучылар стресс белән көрәшүнең тәкъдим ителгән ысуллары турында актив фикер алыштылар, стресслы хәлләрдән чыгу буенча бер-берсенә практик киңәшләр бирделәр, стресска каршы торучанлык буенча тест узды.
Гамәли өлештә катнашучыларга релаксациянең яңа методын сынарга тәкъдим ителде, интуитив уң ярамшар белән рәсем төшерү. Бу метод стрессны төшерә, гомуми психик һәм физик хәлне яхшырта.
Семинар югары дәрәҗәдә үтте, оешма хезмәткәрләре өчен практик әһәмиятле булды .