Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәтчәннәре бик зур өлеш керткәннәр. Сугышның беренче көннәреннән алар «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт иткәннәр.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында да тыл хезмәтчәннәре яши: Шәйхләгъзам Шәйхразиев, Рауза Хәйруллина, Александра Аношкина, Әминә Вильданова. Алар батырлыкның, ныклыкның һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык мисалы.
Җиңү Көнендә аларга карата рәхмәт сүзләре яңгырады, бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.