Бөек Җиңү көне алдыннан Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова социаль хезмәт алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Бу жырлар сугышта жырланган…» дип аталган музыкаль программа үткәрде.
Чара башында тернәкләнүчеләр хәрби җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары «Көйне бел» конкурсында катнаштылар һәм рәхәтләнеп «Катюша», «Священная война» һәм башка сугыш елы җырларын җырладылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бик теләп җырладылар, яраткан көйләргә кушылып вальс биеделәр.