Сарман районы  “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре Бузат чишмәсе территориясен  жыештырды  

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Сарманның “ Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Бузат чишмәсе” территориясен  былтыргы яфраклардан, үләннән, пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, башка чүп-чардан  чистартты.

Чишмә район халкы өчен яраткан ял итү урыны. Чишмәнең тирәсен пычратучылар да шушында ял итәргә килүчеләр, ди үзәк хезмәткәрләре.

Хөрмәтле райондашлар! Табигатьне гүзәл, матур итеп саклау өчен һәрбер кеше үзенең өлешен кертергә тиеш, һәрбер кеше үзенең туган җирен яратсын һәм киләчәге турында уйланып яшәсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International