“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә Җиңү көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
Турнирның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм бильярд спорт төрен популярлаштыру.
Турнирда ун социаль хезмәт алучы катнашты, алар физик әзерлек дәрәҗәсен һәм спорт осталыкларын күрсәтте. Ике көн дәвамында катнашучылар җанатарлар ярдәме белән дустанә көч сынашты. Барлык катнашучылар финал өлешендә медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Катнашучылар турнирны оештырудан һәм уеннан канәгать калдылар.
Турнирда 10 уенчы һәм 12 тамашачы катнашты.