30 май көнне Бөгелмәнең “Возрождение “ тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан чара оештырылды.
“Научите свое сердце добру” чарасы үзәк карамагындагы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уздырылды. Оештыручылар билгеләп узганча, әлеге бәйрәм балалар һәм әти-әниләрне берләштерү, яхшы гамәлләр кылу җәһәтеннән гамәлгә ашырылды.
Бәйрәм барышында балалар ягымлы сүзләрне, мәкал-әйтемнәрне исләренә төшерде, җырлар башкардылар.
Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәге белгечләре фикеренчә, мондый очрашулар балаларның гомуми кәефен күтәрә.