Зәй районы укучылары һөнәри ориентлашу буенча квестта катнашты

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 май көнне "PROFF – навигатор" һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан  Зәйдә “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган квест-уен узды. Әлеге чараны мәшгульлек үзәге  мәгариф идарәсе һәм Зәй политехник колледжы белән берлектә оештырды.

Уенның төп максаты укучыларны хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр белән таныштыру. Укучыларны һөнәр сайлаганда ялгышмау серләренә өйрәттеләр. Шулай ук мөһим шәхси үзенчәлекләрне истә тотарга кирәклеген дә аңлатып уздылар.

Квест-уенда авыл мәктәпләренннән 8нче сыйныфта укучы 20 бала катнашты.

Соңыннан уенда җиңүчеләр һәм катнашучыларга Мактау грамоталары, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International