29 майда Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды.
Экскурсия елга вокзалы янында урнашкан музейны тамаша кылудан башланып китте. Биредә Болгар чорын колачлаган бай экспозиция урнаштырылган.
Экскурсия вакытында «Юлдаш»та тәрбияләнүчеләр Болгар тыюлыгындагы борынгы һәм истәлекле урыннарда булды.Интернат-йорт администрациясе «Интегра тур» туристик компаниягә һәм аның җитәкчесе Андрей Савинга рәхмәтләрен җиткерде.