2018нче елның 29 маенда Казан социаль-эшлекле «Бинк» клубында районның вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 12 кадлар хезмәте оешмалары һәм предприятиеләре катнашты: ҖЧҖ “Коттон Вэй Медсервис”, ҖЧҖ “ Казан мельница”, ҖЧҖ “Казан электромеханик заводы”, ҖЧҖ “Металл профиль компаниясе”, ҖЧҖ “Сурсад плюс”, ҖАҖ “Совкомбанкы”, ДАССО “ 11 нче шәһәр сырхауханәсе”, 1 нче троллейбус депо “Метроэлектротрансы”, ДБУ “112 нче номерлы кичектергесез чакырулар хезмәте”, МБББУ “65 нче рус-татар гомуми белем бирү мәктәбе”, ТР ДАСУ “Каратай исемендәге республика тернәкләндерү үзәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы”, МАМББУ “ 107 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”, алар 670 вакантлы эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең стендларында Казан шәһәренең оешмаларыннан төрле милек формасы һәм эшчәнлек өлкәсендә 1140 вакансияләр куелган.
Дәгъва итүчеләр Казан шәһәре һәм Мәскәү районының оешмалары һәм предприятиеләре вакансияләре турындагы мәгълүматларны электрон мәгълүмати база һәм кәгазь формасы рәвешендә таныштыру мөмкинлеге булды. Шулай ук бушлай махсуслаштырылган басма – “Синең Эш. Казан”, “1000 вакансий” һәм “Эш сезнең өчен” кебек бастырылып чыгарылган вакантлы эш урыннары игълан ителде. Эш бирүчеләргә һәм дәгъва итүчеләргә реклам-мәгълүмати материаллар рәвешендә буклетлар, брошюра һәм белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә эшкә мохтаҗ торучы 192 гражданин килде. Сөйләшү нәтиҗәсендә, эш бирүчеләр гражданнарга эш юнәлешләре буенча 16 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Ярминкә барышында Мәскәү районының мәшгульлек үзәгендә эшләүче белгечләр гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү законнары һәм эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтү буенча мәгълүмат бирелде. Һөнәри белем бирү буенча консультация уздырдылды. Предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүче кадрлар хезмәте вәкилләренә, вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашучыларга, махсус пограммалар (җәмәгать эшләре, вакытлы эш, “Яшьләр практикасы” һәм “Беренче эш урыннары”) буенча белешмәләр бирелде, тематик буклетлар таратылды. Шулай ук вакансиядә эш бирүчеләр, катнашучылар өчен “Бинк” мәдәният йорты белгечләре 2017-2018 нче елларда булган хезмәт һәм мәшьгүллек законнары үзгәрешләре мәсьәләре буенча белешмәләр бирелде.