“Астра”да “Закал” төбәкара иҗтимагый оешма юристы әти-әниләр белән очрашты

2018 елның 1 июне, җомга

Үзәктә тәрбияләнүче мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен айга бер мәртәбә төбәкара иҗтимагый оешма юристы  белән очрашу уздырыла. Очрашуда әти-әниләр квалификацияле юридик ярдәм ала. Юрист мөмкинлеге чикле балаларның хокуклары, ирекләре, гариза язу үрнәге, торак мәсьәләләсен хәл итү, пенсия хокуклары турында киңәшләрен бирә. 2018 елның 31 май көнендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика проекты уңаеннан юрист белән чираттагы очрашу булды.

Очрашу барышында мөмкинлекләре чикле балаларның әти- әниләре өчен ташламалар, торак белән тәэмин итү  мәсьәләләренә кагылдылар. Барык әти- әниләргә тулы җаваплар, махсус киңәшләрне Базуев Константин бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International