Республикада  Бөтендөнья тәмәкесез көн чаралары узды

2018 елның 1 июне, җомга

1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 31 майны Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итте.

2018 елның 30 май көнне  3нче социаль участогында, социаль эш буенча белгеч Н.Мулюкина  «Никотинга каршы Витамин » дип аталган акция үткәрде. Акциянең максаты: тәмәке тартучыларның аңына  никотинга каршы тискәре караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару булды.

Акция барышында, тәмәке төтененең кеше организымына зарар йогынты ясавы, шулай ук янәшәдеге кешегә дә зыян китерелүе хәбәр ителде. Халык арасында үткәрелгән сораштыру барышында тәмәке тартучыларның күбесе тәмәке тартуның организмга зур булмаган зыян,  яисә бөтенләй  зара китерми дип  ялгыш уйлаулары ачыкланды. Дөрес фикер ясаучы һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы, шулай ук тәмәкедән баш тартучы  гражданнарга җиләк-җимеш һәм «Тәмәке тарту. Дөрес һәм ялган» дип аталган кәгазъләр таратылды.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Бөтендөнья тәмәкесез көн чарасы узды.  Медицина хезмәткәрләре "Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны" дигән әңгәмә үткәрде. Кайчандыр тартуларын ташлаган интернатта яшәүчеләрне тагын бер кат никотин бәйлелегеннән котылырга чакырды. Интернатта яшәүчеләр арасында тартуның зарары турында белешмәләр таратылды.

Лениногорск «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Гөлнара Пряничникова балалар психологы Екатерина Галиева белән тәмәкегә каршы дигән очрашу уздырды. Балаларга әлеге яман гадәтнең сәламәтлеккә зыяны турында бәян ителде. Волонтерлар белән берлектә «31 мая – День отказа от курения. НАВСЕГДА!» дигән буклет эшләнелде һәм чара вакытында алар таратылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International