ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

1 июньдә Лаишта физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы булып узды.Чарада Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат-хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаиш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Мәдәният министрлыгы, тернәкләндерү үзәге вәкилләре катнашты.

Халыкара балаларны яклау көнендә һәрвакыт төрле чаралар  үткәрелә. Аларның төп максаты – балаларга игътибарны җәлеп итү.

 

 

 

Бөтендөнья Балалар яклау бәйрәмен Питрәч, Теләче дә билгеләп уздылар.  “Балачак бәйрәме”, “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” чараларында балалар бик теләп катнашты.

 

Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Апасның «Рассвет»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рәсемнәр конкурсы узды. Чараны үзәкнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы оештырды.

2018 елның 29 маенда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә үз эшен оештырырга теләп эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт шурасы утырышы узды.

Эксперт шурасына мәшгульлек үзәгеннән, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хакимиятенең сәнәгый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсеннән, шулай ук ТР “Кама Арты”, ТРОО “Яшь эшмәкәрләр” шурасыннан вәкилләр керә.

 

 

Май аенда Казан шәһәренең Мәскәү районыны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өч яшькәчә балалар ялында утыручы бер төркем хатын-кызлар, бюджет чаралары хисабына яңа һөнәр алу бәхетенә иреште.

 

«Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә Түбән Кама шәһәре «Гаилә» паркында «Балачакны яклыйбыз» дип аталган мәгълүмати акция үткәрде.  Чараның максаты: балаларга һәм яшүсмерләргә карата җәбер-золым, ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшчәнлегенә халык игътибарын юнәлтү.

 

 

 “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган “Балачак бәйрәме” үтте.Чарада тернәкләндерү үзәгенең һәр кешесе катнашты. Бу бәйрәм һәрвакытта кызык һәм күңелле үтә.

 

 

 

31нче майда Волонтерлык елы уңаеннан  «Изгелек»  инвалидлар  тернәкләндерү үзәгендә Марат Закиров җитәкчелегендә яшьләр клубы “Ника” активистлары   социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен - викторина  уздырдылар.

 

2018 елның 30нчы маенда Спас интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Ольга Кузнецова тарафыннан “Социаль пакет, ташламалар, хезмәт күрсәтү” темасына әңгәмә үткәрелде. Ольга Александровна социаль хезмәт күрсәтү тәртибе, ягъни хезмәт күрсәтү исемлеге, шартлары һәм күләме турында тагын бер тапкыр өлкәннәргә яхшылап аңлатып бирде.

Шулай ук бинаны җыештыру тәртибе, шәхси гигиена таләпләре, көндәлек режим, дөрес туклану турында искә төшерде. Түләүсез медикаментлар, медицина тикшерүе, вакцинация узу һәм кемнәр абсорбирующий киемнәр, ТСР чаралары (кресло-коляска, терәк таяклар, аяк-кул протезлары) һәм санатор-курорт дәвасы белән тәэмин ителергә тиешлеген аңлатты. Өлкәннәр күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International