Халыкара балаларны яклау көнендә һәрвакыт төрле чаралар үткәрелә. Аларның төп максаты – балаларга игътибарны җәлеп итү.
Нурлат районы «Гармония» үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәр елны әлеге бәйрәмдә актив катнаша. Бүген дә шәһәрнең үзәк мәйданында «Күңелле шәһәрчек» уен мәйданчыгы оештырылды. Балалар төрле уеннарында, мавыктыргыч викторинада катнашты, рәсем ясады. Иң кечкенә уенчыларга конкурслар узганда аларның әти-әниләре ярдәм итте. Барлык катнашучылар да оештыручылардан татлы призлар, бүләкләр алды.
«Гармония» үзәге белгечләре җәйге каникулларның беренче көннәрендә шундый ук бәйрәмне район авыл җирлекләрендә үткәрергә ниятли.