2018 елның 29 маенда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә үз эшен оештырырга теләп эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт шурасы утырышы узды.
Эксперт шурасына мәшгульлек үзәгеннән, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хакимиятенең сәнәгый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсеннән, шулай ук ТР “Кама Арты”, ТРОО “Яшь эшмәкәрләр” шурасыннан вәкилләр керә. Барлыгы 24 бизнес-план каралды, алар түбәндәге хезмәт өлкәләренә карый: балалар өчен бәйрәмнәр оештыру, кулланучылар хокукларын яклау буенча ярдәм күрсәтү, спа-бүлмәләрдә косметик хезмәт күрсәтү, полиграфия хезмәтләре, интернет сайтлар ясау, агач эшләнмәләрне ясау һәм сату, икенчел калдыкларны эшкәртү, җиһаз ясау һәм башкалар.
Эшсез гражданнар Эксперт шурасы әгъзалары биргән сорауларга ышанычлы җаваплар бирде, үз эшләрен уңышлы оештырачакларын күрсәтте.
Эксперт шурасы тәкъдим ителгән бизнес-планнарның 19ына финанс ярдәм күрсәтергә дип киңәш бирде. Кемнәрнең бизнес-планнары уңышлы дип табылды һәм аларга уңай бәя бирелде - шулар Татарстан Республикасы бюджетыннан 117600 сум күләмендә финанс ярдәме алачак.
Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар арасыннан үз эшен ачырга теләүчеләрне “Үзмәшгульлек” программасында катнашырга чакыра. Белешмәләр өчен 43/20 адресы буенча 306 кабинетка мөрәҗәгать итәргә. Тел. 52-52-12.