Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Апасның «Рассвет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рәсемнәр конкурсы узды. Чараны үзәкнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы оештырды.
«Мин дөньяны ясыйм» дип аталган бәйге балаларның сәләтен ачу, аларны әйләгә-тирә як мохиткә мөнәсәбәтен булдыру җәһәтеннән тормышка ашырылды. Иҗади бәйгедә күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты.