Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова һәм социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова наркотикларсыз тормыш ужаеннан «Күңелле стартлар» дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.
Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Балаларны яклау көне уздырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр игътибарына "Гармоника" ансамбле концерт күрсәтте.
Балалар, шатлык, өмет һәм мәхәббәт бәйрәме быел Бөгелмәдә 2 атна дәвам итте.
Балаларны яклау көне – якты һәм изге бәйрәм. Һәр елны бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәге хезмәткәрләре балалар өчен әкият персонажлары белән төрле чаралар оештыра. Күңелле конкурслар, куыклар белән уеннар үткәрәләр, асфальтта төсле акбур белән рәсем төшерәләр. Җәйнең беренче көне кояш елмаюы белән сөендермәсә дә, начар кәефкә бу сәбәп булмады.
1 июнь көнне Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә балигъ булмаган яшүмсерләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, җәйге каникул чорында эшкә урнашырга теләгән балалар өчен уздырылган чарада 14-18 яшьлекләр өчен вакытлы хезмәт урыннары тәкъдим ителде.
Татарстанда иҗтимагый-куркыныч хәлдә булып саналган һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда автоном янгын сүндерү кисәткечләрен урнаштыру буенча кисәтү хәрәкәте тәмамланып килә.
1 июнь көнне Минзәләнең комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары О. Бывальцева һәм Н.Кудряшова тарафыннан «Ангелина» кафесында балалар белән мастер-класс оештырылды.
Бүген 1 июнь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Балаларны халыкара яклау көнендә Менделеевскның «Берег Надежды» комплекслы социаль үзәгендә бәйрәм тантанасы оештырылды.
Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.