«Опека» үзәгендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

31 майда Әлмәтнең «Опека» үзәгендә ата-аналар өчен «Баланың әхлакый яктан үсешендә гаиләнең роле» һәм «Балада начар гадәтләр булдырмауда ата-ананың шәхси үрнәге» дигән лекция узды. 

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләдә генә тәрбияләнүче кыз һәм улларның тыйнак, эшкә уңган, җитез һәм сәламәт булып үсүләре безне сокландыра.

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаиләдә син үзеңне иркен, рәхәт, ышанычлы итеп тоясың. Әти-әниең сине яратса, җылы карашын бүләк итсә, шуннан да зур бәхет бармы соң ул?

Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның сүзләрендә дә гыйбрәт бар: «Дөнья ул кәрвансарай булса, ә кешеләр – шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына» Чыннан да, бер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның, явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң?

Татарстанның Әлмәт районындагы  «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Баланың әхлакый яктан үсешендә гаиләнең роле», «Балада начар гадәтләр булдырмауда ата-ананың шәхси үрнәге» исеме астында уткән лекция-әңгәмәдә психологлар ата-аналар белән шул турыда фикер алыштылар.

Лекциянең максаты һәм бурычы: бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздыруны, балаларга ничек итеп дөрес тәрбия бирүне, үрнәк күрсәтүне җиткерү.

Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер иҗтимагый белгеч аны «җанга шифалы ял» дигән, ә икенчесе «психологик сыену урыны» дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. «Агач – яфрагы, кеше баласы белән матур», ди халык. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. «Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International