“Маяк” мастер-класс узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районының  “Маяк” социаль үзәге белгечләре вакытны файдалы үткәрү серләрен яхшы белә. Үзәктә эшләүче Елена Ризатдинова үз эшеннән  ямь табып эшли белә.

4 июньдә Елена Ризатдинова социаль үзәктә яшәүчеләр белән берлектә мастер-класс үткәрде. Аның ярдәмендә үзәктә тәрбияләнүчеләр  ташландык бөкеләрдән кайнар аш утырту өчен куллама ясады. Мастер-класста 10 кеше катнашты,  чара бик файдалы һәм кызыклы узды.

Үзәктә яшәүчеләр начар уйлардан арынып, үзләре ясаган кулламадан бик кәнәгать калды, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International