ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның кысаларында,яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

«Ныклы гаилә» исемле партия проекты эгидасы астында Халыкара балалар яклау Көне кысаларында 2018 нче елның 1 нче июнендә “Веста” Үзәгендә белгечләр волонтерлар белән берлектә  социаль ярдәм күрсәтүдә торган  42 гаилә өчен «Җәйге вакыт -  бәйрәм һәм уен» дип аталган чара уздырдылар.  Максат:  бәйрәм атмосферасы оештыру,  балаларның иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудыру,  аларның күтәренке кәефләрен булдыру.

 

 

 

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 3нче июненә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 1589 анасына билгеләнгән.

Россиядә токсикоманиянең һәм әфьюнчылыкның күләме соңгы унбиш елда афәткә әйләнеп бара. Шуның өчен хәзерге заман шартларында Россиядә әфьюн таратуны һәм куллануны кисәтү аерым әһәмиятле урын били. Ул дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим, өстенлекле бурычлар исәбенә кертелергә тиеш.

 

Ышаныч телефоны төрле  кыенлыклар кичерүче кешегә, аңлаешлы булырга, үзе өчен тыныч шартларда бу хәлне чишү юлларын эзләргә  ярдәм алырга мөмкинчелек бирә. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел, әлбәттә. Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше тыңланган булырга хокуклы.

 

 

 

2018 елның 30 май көнне ел саен уздырыла торган бүләкләү тантанасында иң яхшы студентлары һәм укытучылары көллияте «Триумф елның – 2018» кысаларында Чистай шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры WoridSkills һөнәри осталык буенча ярышларда стандартлар буенча региональ этабында катнашучыларын котладылар.

 

 

 

Җәйнең тәүге көнендә күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балаларда яхшы кәеф, изгелек, уңай психологик халәт тәрбияләү максаты белән  “Асылташ “ социаль балалар йортында “Балаларның шат елмаюы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

 

 

  

Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри белем бирү курсларына укучылар туплау эшен оештырды.

 

1июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернаты хезмәткәрләре 1 июнь – Балаларны яклау көненә багышланган  “Сабантуй” бәйрәме үткәрде. Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. 

 

Минзәләнең «Умырзая»  физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Ромашкалар аланында», дигән чара узды. Чарада волонтерлар да актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International