Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында социаль ярдәм алучылар арасында шахмат-шашка буенча Республика конкурсында катнашу өчен сайлап алу туры узды.
Пенсионерлар интеллектуаль спорт төрләрендә бик теләп катнашты. Шахмат буенча алыштыргысыз Петр Иван улы Ярандаев җиңүче булды. Ул Республика турнирында интернат данын яклаячак. Шашка уенында Елена Ореховская җиңү яулады. Җиңүчеләргә татлы бүләкләр тапшырылды.