Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы 56 гаиләдәге балалар һәм аларның әти - әниләре өчен “Балачак дөньясында!” дип исемләнгән чара оештырды.
Чараның мактаулы кунагы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Т. В. Воропаева - сабыйларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде. “Шатлык” үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, психологлар һәм социаль педагоглар бәйрәм чарасын оештыруда үз хезмәтләрен керткән хәйриячеләргә Виктория Маслова, Алесия Андреева һәм Валерий Аркадьевич Шалафаевларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
Балалар бу көнне клоуннар Клепа һәм Ириска белән төрледән - төрле бәйгеләрдә катнашты, кызыклы тамаша карады, рәхәтләнеп күңел ачты.
Тамашадан соң балалар бәйрәм табыны артында тәм-томнардан авыз итте, ахырдан аларның һәрберсенә тундырма тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды.