Ветераннар берлеге социаль хезмәткәрләр белән очрашты

2018 елның 8 июне, җомга

5 июньдә “Татарстан республикасы Ветераннар берлеге” иҗтимагый оешмасы Казанның социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән очрашты.

Очрашу барышында социаль хезмәткәрләр үз эшләре турында бәян итте, ветераннарның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Ветераннар комплекслы үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Ветераннар берлеге базасында оештырылган клуб хәрәкәтендә яңалыклар турында да мәгълүмат бирелде.

Иң яхшы социаль хезмәткәрләр берлекнең Рәхмәт хатларына лаек, дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International