Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр хәйрия концертында булдылар. Концерт Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган иде.
“Балалар белән берлектә” дигән хәйрия концертында Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганеева да катнашты. Студентларның музыкаль коллективлары да чыгыш ясады. Концерттан соң балаларны “Европа” отеле ресторанында бик тәмле аш көтә иде. Шулай ук кызларга 3 велосипедка сертификат һәм өч балага 2018 елда Казан кооператив институтында укырга мөмкинлек бирүче сертификатлар бүләк ителде.