Минзәләдә өлкәннәр өчен сабантуе

2018 елның 8 июне, җомга

8 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТОС җитәкчесе Наилә Сәлимгәрәева  белән берлектә, Россия көненә багышлап, “Сәламәтлек”  клубы катнашучыларына “Өлкәннәр өчен сабантуе” оештырып үткәрделәр.

Бәйрәм матур итеп бизәлгән Муса Җәлил паркында үтте. Сабантуе мәйданында милли  уеннар оештырылды. Ярышлар чүлмәк вату, йомырка белән кашык тотып йөгерү һәм башка уеннар җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Сабантуе һәрвакыт күп уңай тәэсирләр алып килә, көч, дәрт һәм энергия белән коралландыра, актив тормыш рәвешенә рухландыра, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International