Шәһәребезнең социаль участокларында "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче ике отряд балалары белән тренинг элементлары кулланып, "Дуслык диалогы" исемле чара уздырды. Халыкара дуслык көненә багышланган проект командада бердәм эшләүгә юнәлдерелгән иде.Бу мавыктыргыч чарага “Шатлык” халыкка комлекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар да теләп кушылды.
11 июньдә Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында Россия көненә багышланган чара оештырылды.
Һәр җәй саен Әгерҗенең «Ласка» приют территориясендә бик күп яңа һәм кызыклы чаралар уза. Приютта тәрбияләнүчеләрне хезмәт буенча инструктор Егоров Александр Юрьевич шатландырырга һәм күңелләрен күрергә тырыша.
Тешләр кеше тормышында мөhим роль уйный. Белгечләр раславынча, ризик чәйнәүдә, сүзләр әйтелешендә, хәтта сулыш алуда да аларның сәламәт булуы шарт. Моннан тыш, һәр бер теш безнең организмдагы орган өчен җавап бирә. Шуңа күрә тешләр торышы турыдан-туры гомуми кеше сәламәтлегенә тәэсир итә.
Яңа Чишмә картлар йортында яшәүчеләр Россия көненә багышлап Шахмай авылына Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге авыл музеена барды.
Баулыны картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гарденотерапиия проекты тормышка ашыру дәвам итә. Бу көннәрдә «Татнефть» грантына декоратив үсентеләр сатып алынды.
2018нче елның 6 июнендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Яшел Үзән муниципаль районының Зур Ключи авылында булып кайтты.
Питрәчнең «Шатлык» приютында гадәти булмаган «Тылсымлы тасма» дигән бик кирәкле нәфис гимнастикада аергыч-төсле тасма белән кулланып физкультура дәресе үтте.
Татарстан Республикасында балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән 2014-2019 елларга эшләнгән өстәмә чаралар планын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан районында чаралар уза. Районның “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Үзәк район хастаханәсе белән берлектә квалификацияле белгечләр ярдәме белән йөкле хатыннарга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук гаиләгә һәм балаларга булган дәүләт социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән «Аистенок» клубы булдырды.
Буада «Яшүсмер – 2018» ведомстара операция оештыру уңаеннан кичке рейд оештырылды. Рейдта «Гармония» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һ.б оешма вәкилләре чыкты.