Бүген, 26 июньдә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Питрәч роайонына эшлекле визит ясады.
4нче июль көнне 8 сәгать 30 минутта Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
22 июньдә Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе педагоглары Валентина Киселева һәм Әминәт Зәйнетдинова "Добровольцы детям" Бөтенроссия акциясе уңаеннан "Җиңү рецепты" чарасын уздырды.
Адәм баласы информациянең күп өлешен визуаль рәвештә кабул итә. Шуңа күрә үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен ярдәм күрсәтүнең күп методикалары визуализацияләүгә нигезләнгән.
25 июньдә Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инновацион технологияләр буенча семинар булып узды.
Әфьюнга тартылуны кисәтү һәм балигъ булмаганнар, аларның ата-аналарында сәламәт яшәү рәвешен үстерү максатларында Әлмәт муниципаль районы «Кайгырту» үзәгендә чара узды. Ул саен уздырыла торган әфьюнга каршы «Әфьюнсыз тормыш» хәрәкәте уңаеннан оештырылды.
Югары Осланның картлар һәм инвалидлар йортында һәр иртә зарядкадан башлана. Иртәнге зарядка теләсә кайсы яшьтә дә файдалы, ди белгечләр.
26 июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды. Тукай муниципаль районының “Умырзая” ветераннар хоры иҗат коллективы үзәккә «Бөек Ватан сугышы чорындагы комсомол батырларына багышлана!» дигән концерт программасы алып килде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологы Зәй шәһәренең 3нче номерлы мәктәбе укучылары белән "Төрле милләт кешеләре арасында толерентлык" дип аталган тренинг уздырды.
Агымдагы елның 29 июнендә көндезге сәгать 2дә Зәй мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Анда ике оешма – “Метроэлектротранс” МУП, “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнашачак.