25 июньдә Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инновацион технологияләр буенча семинар булып узды.
Семинарда педагоглар балалар белән эшләүдә куллананылачак технологияләр белән таныштырды. Физкультура буенча инструктор «Кинезиотейпирование» технологиясен тәкъдим итте. Әлеге метод ДЦП авырулы балаларны дәвалауда уңышлы кулланыла. Шулай ук чара барышында мастер-класслар да күрсәтелде. Педагог-психолог релаксның файдасы турында бәян итте.
Төрле тәҗрибәләр белән уртаклашуны күз уңыңда тоткан практик семинарда алынган мәгълүмат киләчәктә авыру балаларны дәвалауда кулланылачак, ди оештыручылар.