4нче июль көнне 8 сәгать 30 минутта Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Ярминкәгә килүчеләргә :хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә булган вакансияләр банкы белән танышырга; эш бирүчеләр белән очрашып эңгәмә үтәргә һәм эшкә урнаштыру турында килешү төзергә; психолог-профконсультантта һөнәри юнәлешеңне билгеләү өчен тест үтәргә мөмкин булачак.
Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Герцен урамы, 86А йорты
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.