Адәм баласы информациянең күп өлешен визуаль рәвештә кабул итә. Шуңа күрә үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен ярдәм күрсәтүнең күп методикалары визуализацияләүгә нигезләнгән.
2009 елда “Апрель” белгечләренә PECS дип исемләнгән үзенчәлекле компьютер программасы бүләк ителде. Без бу программаны аралашу сәләтен үстерү өчен генә түгелл (PECS методикасы күпләргә “рәсемнәр ярдәмендә аралашу” чарасы буларак таныш), ә көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү, балаларның мөстәкыйльлеген арттыру һ.б. күнекмәләрне үстерү өчен кулланабыз. Күп кенә балаларга карточкалар белән эшли башлау, сөйләшеп китү өчен этәргеч булды. Ләкин иң мөһиме, бу методика ярдәмендә балалар үз-фикерләрен, теләкләрен белдерү һәм әти-әниләре, башка кешеләр тарафыннан үзләрен аңлый алу мөмкинлегенә ирешә.