Югары Осланның картлар һәм инвалидлар йортында һәр иртә зарядкадан башлана. Иртәнге зарядка теләсә кайсы яшьтә дә файдалы, ди белгечләр.
Күңелле музыка тыңлап һәр көн картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр төрле күнегүләр эшли, буыннарын язалар. Иртәнге зарядка күнегүләре бик гади, әмма бик зихәтле.
Иртәнге күнегүләрдән соң һәркем үзен яхшы хис итә, күңелләре күтәрелә, кәефләре көне буена яхшы була, ди тәрбиячеләр.