26 июньдә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылды.
Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүче 23 өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында, шәфкать туташы Гөлмирә Омарова "55 яшьтән соң туклану" темасына чыгыш ясады.
Минзәлә районының халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен Сабан туе узды. Матур июнь көнендә уздырылган бәйрәмне үзәк хезмәткәре Эльмира Камалова Яңа Тәкермән авылында оештырды.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 26 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 904 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 289 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 % күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы нәтиҗәләр буенча, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез 976 кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 26 кешегә кимрәк.
26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Минзәлә, Балтач, Бөгелмә һәм республиканың башка районнарында чаралар булып узды.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара наркоманиягә һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору көне уңаеннан буклетлар таратты.
Бала дөньяга аваз салган мизгелдән, дөньяны танып белергә өйрәнә башлый. Шактый күп сорауларга нарасый үзе генә җавап та таба алмый. Шуның өчен аңа педагоголар ярдәмгә килә.
26 июньдә “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Роза Апикова һәм Гөлчәчәк Самойлова “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
26нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты Америкадан килгән кунакларны кабул итте.