26 июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды. Тукай муниципаль районының “Умырзая” ветераннар хоры иҗат коллективы үзәккә «Бөек Ватан сугышы чорындагы комсомол батырларына багышлана!» дигән концерт программасы алып килде.
Ветераннар хорының музыкаль - сәнгать җитәкчесе Николай Негодяев hәм иҗат коллективы Татарстан Гимнны, Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар яратып башкарган хәрби җырларын башкарды.
«Изге сугыш» «Комсомолдан аерылмыйм», «Мәхәббәт, комсомол һәм яз», «Иң мөһиме, йөрәк картаймасын», «Комсомоллар-Доброволецлар», «Көрәш янә дәвам итә», «Шул елларга баш иябез» дигән патриотик җырлар башкарылды. Алып баручы Роза Вәлиеваның сөйләве аша тамашачылар, миллионлаган яшь комсомоларның фронтта немец-фашистлары басып алучыларына каршы көрәшкәннәрен күз алдына китерделәр. Алар дошман тылында да иң куркыныч сугышчан биремнәрне үтәп һәм ватаныбыз тылында да үзләренең фидакарь хезмәтләре белән дан казандылар.
Кайбер социаль хезмәт алучылар күз яшьләре белән, үзләренең яшь вакыттагы күңел җылылыгы бирә торган комсомол җырларын, кушылып җырлады.
Чарада 49 кеше катнашты.