Бердәмлектә көчле без

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологы Зәй шәһәренең 3нче номерлы мәктәбе укучылары белән "Төрле милләт кешеләре арасында толерентлык" дип аталган тренинг уздырды.

Безнең күп милләтле республикабызда бу тема бик актуаль.   Толерантлы шәхес тәрбияләү, ягъни  үз-үзен яхшы белүче, тирә-як чынбарлыкны дөрес кабул итүче, кешеләрне аңлый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы шәхесләр тәрбияләү зарур, ди белгечләр. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булган, үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, башка халыклар белән үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора.

Бу  бик катлаулы һәм дәвамлы процесс. Шуңа күрә аны ничек тә иртәрәк башларга кирәк.

Әлеге темага багышланган чарада аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар арасында социаль хезмәтләр кабул итүче балалар да бар иде.

Балаларга башка милләт кешеләрен кабул итә белергә кирәклеге турында сөйләнде. Чөнки бу киләчәктә тыныч тормышыбызның нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International