22 июньдә Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе педагоглары Валентина Киселева һәм Әминәт Зәйнетдинова "Добровольцы детям" Бөтенроссия акциясе уңаеннан "Җиңү рецепты" чарасын уздырды.
Бу истәлекле Хәтер һәм Кайгы көне акциясенең максаты: Бөек Ватан сугышында туган ил өченбашларын салган батырларга карата халыкның игътибарын җәлеп итү.
Бу хакта Бөек Ватан сугышындагы истәлекле даталарга әңгәмә үткәрелде, ә очрашу ахырында район халкына балалар георгий тасмалары өләште.