Узган атнада республиканың эш бирүчеләре 3 358 хезмәт урыннары тәкъдим иткән

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 26 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 904 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 289 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 643 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3 358 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 323 кеше эшсез дип танылган, шуларның 289 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 38 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International