Татарстанда Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан чарала уза

2018 елның 26 июне, сишәмбе

26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Минзәлә, Балтач, Бөгелмә һәм республиканың башка районнарында чаралар булып узды.

Бүген Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Наталья Кудряшова һәм Гүзәлия Муракаева «Мин наркотикларга каршы!” дигән акция оештырды. Акциядә Минзәләнең 83 кешесе катнашты. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды.

Балтачның “Наз” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү психологы 40 укучыга мәктәп яны лагеренда шулай ук очрашу барышында наркотикларның зыяны хакында бәян итте.

Бөгелмә муниципаль районының “Маяк” үзәгендә дә дә, наркомания - бик җитди проблема, диләр. “Мондый бәйлелек химия характерын йөртә. Алар кешенең сәламәтенә бик нык  авыр нәтиҗәләре китерә”, ди “Маяк” хезмәткәрләре.

“Маяк” үзәгендә “Наркоманиягә - ЮК” акция айлыгыуңаеннан социаль эш буенча белгеч Ләйсән Хамматова  презентация күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International