Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында Америка татарлары кунаклары булды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

26нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты Америкадан килгән кунакларны кабул итте.

"Ел саен, инде күркәм гадәткә әйләнгән очрашуда Америка татарлары Аделя Сафа һәм аның дуслары килде, - ди йорт хуҗалары. - Шулай ук танылган эстрада җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова безнең хәлне белергә килгән иде".  Алар яңа төзелгән «Шәфкатьлек» бүлегендә булды, анда балалар белән аралыштылар.

Безнең яратып өлгергән кунакларыбызга күрсәткән ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.Алар безнең балаларның язмышына битараф түгелләр, ди тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International