Сабада наркоманиягә каршы чара оештырылды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара наркоманиягә һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору көне уңаеннан буклетлар таратты.

Буклет тарату вакытында белгечләр һәм волонтерлар халыкны «наркотик», «наркотикка бәйлелек» төшенчәләре, наркотиклар куллану билгеләре һәм ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлау сәбәпләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International