26 июньдә “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Роза Апикова һәм Гөлчәчәк Самойлова “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Шөгыльнең төп максаты - балаларның Татарстан җөмһүрияте турында белемнәрен туплау һәм системалаштыру, зур шәһәрләрнең һәм елгаларның исемнәрен искә төшереп ныгыту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар республиканың зур шәһәрләре, аларның үзенчәлекләре һәм анда нәрсә җитештерелүе хакында мәгълүмат алды. Халкыбызның традицион бәйрәмнәре турында да әтрафлы лекция тыңладылар.
Шөгыль кызыклы формада үтте. Интеллектуаль уенда 15 бала катнашты.