"Балкыш"та кече яшьтән табигатьне сакларга өйрәтәләр

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бала дөньяга аваз салган мизгелдән, дөньяны танып белергә өйрәнә башлый. Шактый күп сорауларга нарасый үзе генә җавап та таба алмый. Шуның өчен аңа педагоголар ярдәмгә килә.

Әйләнә-тирә мохит шәхеснең формлашуында катнаша. Акыл, рухи кыйммәтләр, хезмәт сөючәнлек, физик яктан үсеш, фикерләү, сөйләм сәләте - боларның барысына да ирешергә кирәк. Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында экология юнщлешендщ даими чаралар оештырылып тора. 

Бүген тәрбияче Гүзәл Сираҗетдинова кече яшьтәге балалар төркеме белән "Чәчәкләр нәрсә турында сөйләшә" дигән әңгәмә оештырды. Балалар  төрледән-төрле кыр чәчәкләре турында белделәр, табигатькә сакчыл караш булырга кирәклеген төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International