"Шатлык" балалары китапханә эшчәнлеге белән танышты

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

26 июньдә Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылды.

Балаларга китапханәче китап турында әтрафлы мәгълүмат бирде. Балалар китапны ничек укырга, сакларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында да  күп мәгълүмат алды. Шулай ук балалар игътибарына китаплар күргәзмәсе дә эшләнгән. Нарасыйлар журналлар, төрле эчтәлекле китаплар карады. Әлеге сәяхәт һәркем өчен кызыклы һәм кирәкле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International