Минзәләнең олы яшьтәге кешеләре Сабан туенда бәйрәм итте

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Минзәлә районының халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен Сабан туе узды. Матур июнь көнендә уздырылган бәйрәмне үзәк хезмәткәре Эльмира Камалова Яңа Тәкермән авылында оештырды.

Бәйрәмне Әзһәр бабай ачып җибәрде. Ул Коръәннән сүрәләр укыды, минзәлеләргә бай уңыш теләде. Тантаналы ачылыштан соң күңел ачу уеннары башланып китте. Әбиләр бәйләде, тизлеккә чәй эчтеләр һ.б.Һәр уеннан соң, катнашучыларга бүләкләр өләшенде. Соңыннан зур табын янында тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Өлкәннәр бер-берләренә яхшы теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International