28 июньдә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда 32 эшсез граждан катнашты. Шуларнның 4се хезмәт урыннарына юллама алды.
Вакансияләр ярминкәсенә «Завод «Эластик» ҖЧҖ, «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ, «Корабельная роща» ҖЧҖ һ.б. предприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре килде. Җәмгысе халыкка 75 вакантлы урын тәкъдим ителде. Алар арасында лаборант, закройщик, электромонтер, гади эшче, урам җыештыручы һ.б. һөнәр ияләре бар.
Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарга эшне Интернет челтщре аша эзләү ысулларын да аңлатты. Чарада катнашкан һәр кешегә "Россиядә эш" порталы буенча белешмәлек таратылды.