Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 28 июнь көнне иҗади конкурс оештырылды. Балаларда экология культураны формлаштыру уңаеннан гамәлгә куелган чарада төрле бәйгеләр узды.
Барлыгы чарада 26 бала һәм яшүсмер катнашты. Алар үзләренең уйлап чыгару, иҗат итү сәләтләрен төрле яктан күрсәтте. Жюри әгъзалары конкурсантларның костюмнарын өч юнәлештә билгеләп үтте. Үзенчәлекле идея, төрле материалларны оста файдалану, костюмны күз аллаганда гадәти булмаган алымнар куллану буенча җиңүчеләр билгеләнде. Балалар иҗатларын С.Морозов паркында шәһәр халкына тәкъдим итте.
Белгечлщр билгелщп узганча, мондый чаралар балаларның фантазиясен, уйлап табу һәм идеяне тормышка ашыру сәләтен үстерә.