28 июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова “Йөрүдән көч табабыз” дигән сәламәтлек саклау өчен чара уздырды.
Чараның максаты: физик, психик күнекмәләрен үз хәлеңне җайга салу өчен үзләштерү һәм сәламәт тормыш рәвешен үстерү иде. Сәламәтлек һәр кеше тормышында төп байлык булып кала бирә, ә аны саклар һәм ныгытыр өчен иң яхшы ысул булып спорт һәм хәрәкәт тора.
Чара барышында белгеч ничек итеп үзеңнең сын, йөреш һәм ишәрәләүләрне үзгәртеп физик, психоэмоциональ һәм кәефне яхшыртырга була икәнен сөйләде. Безнең социаль хезмәт алучылар башта үз кәефләрен, активлыкларын 10 баллы шкала белән бәяләделәр һәм кызыклы психогимнастиканы башкарырга керештеләр.
Катнашучылар саф һавада төрле күнегүле йөреш белән хәрәкәтләнделәр. Мускуллар дәрәҗәсендә: аяк, тез, бот, корсак, бил, җилкә,күкрәк һәм баш өчен хәрәкәтләр ясады. Күнегүләрдән соң, алар үз-үзенә ышанычлы кеше йөрешен һәм хәрәкәтләрен дөрес итеп көйләргә өйрәнде.
Чарада катнашучылар психогимнастика ярдәме белән эмоциональ разрядка алырга, үз хәлләрен бәяләргә, җайга салырга, тән йомшартырга һәм кәеф күтәренкелеген, активлыкларын гади хәрәкәтләр белән җайларга өйрәнде. Чарада 18 кеше катнашты.