Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан оештырыла торган чаралар нигезендә, 29 июнь көнне Кама Тамагының «Богородский рай» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бөек рус язучысына багышланган китаплар күргәзмәсендә булдылар.
Әдәби очрашуны социаль хезмәткәрләр һәм Сөйки авылы китапханәсенең мөдиреНаталья Борисова оештырды. Социаль хезмәт алучылар классикның әсәрләрен искә төшерде, кайберләрен укып уздылар. Соңыннан фикер алышу оештырылды.