“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый хайваннар “ темасына танып – белү уены оештырылды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

2 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара оештырылды. Тәрбиячеләр Татьяна Исхакова һәм Лена Салихова “Кыргый хайваннар” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырды.

Уенның максаты булып балаларның кыргый хайваннар һәм аларның балалары турында белемен арттыру, аларның яшәү урыннары белән танышу, сүзлек запасын арттыру булды.

Дәрес барышында балалар тәрбиячеләр сорауларына җавап бирде. Кыргый хайваннар кайда яшиләр һәм нәрсә белән тукланалар? Уен барышында тема буенча сүзләр таптылар. Тамашачылар белән “Дүртенче артык” һәм “Җир, су, һава” уены уздырылды. Уен ахырында табигатьне сакларга һәм яратырга кирәк. Урман безнең байлыгыбыз! – дигән нәтиҗә ясалды.

Дәрестә 15 инвалид бала һәм аларның ата- аналары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International