Нурлат районы"Гармония" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәрләре өйдә хезмәт алучы олы яшьтәгеләрне һәм инвалидларга дару үләннәре җыю буеча чара оештырды.
Зинаида Федорова бакчасында күп төрле дару үләннәре үсә. Ул үзенең иптәшләрен бакчага дару үләннәре җыярга чакырды. Үләннәр җыелгач, медицина хезмәткәрләре һәр үләннең файдасы турында, аларны киптерү, саклау кагыйдәләрен аңлатып уздылар.
Социаль хезмәткәрләр карамагында торучылар арасында "Үләннәр турында нәрсш беләм" дигән викторина та оештырылды. Әбиләр үләннәрнең сихәте турында белемнәре белән уртаклашты, тормыш тәҗрибәсеннән алынган гыйбрәтле хәлләр турында бәян иттеләр.