Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә «Эссен Продакшен АГ» АҖ катнашында “Эш бирүче көне” узды.
Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 38 эш урынына 6 вакансия тәкъдим ителде, бушлай вахта йөрүе, эш шартлары һәм эш эзләүчеләргә таләпләр, медицина хезмәте үтү кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Тәкъдим ителгән вариантлар буенча эш тапмаучы гражданнар мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр һәм “Россиядә – эш” порталы мөмкинлекләре белән танышты.
Ярминкәгә барлыгы 16 кеше килде, аларның 5се даими эш урынына юллама алды.
Әлеге оешмага эшкә чакыру дәвам итә, кызыксынучылар “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә 8(85558) 7-15-43 телефоны буенча кирәкле мәгълүматны ала ала.