Балтачта юбилярларны котладылар

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Балтачның Кили авылында яшәүче Бибинур  Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Лилия Бариевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

1 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Россия Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. Яңгул, Чутай, Куныр авылында булган тантаналы чараларда һәр җирлекнең авыл башлыклары, җәмгыять рәисләре катнашты. Мәртәбәле котлауны Яңгулда яшәүче Хаҗирә Минһаҗетдиновага, Чутайда гомер итүче  Әсхәпҗамал Сәләхиевага, Кунырдан Бибигөл Әхмәдиевага балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International